Татар LIFE

Түбəн Кама шәһәре

18+
Хәбәрләр

Татарстанда илкүләм проект ярдәмендә өлкәннәр һәм инвалидлар өчен интернат-йорт төзелә

Хәзерге вакытта объектның әзерлеге 67 процент тәшкил итә.

Татарстанда «Гаилә» илкүләм проектының «Өлкән буын» федераль проекты ярдәмендә 2024 елдан Яшел Үзән районында өлкәннәр һәм инвалидлар өчен яңа интернат-йорт төзелеше алып барыла.

«Бу гомуми мәйданы 8620 квадрат метр тәшкил иткән ике катлы бина булачак. Интернат-йорт 120 урынга исәпләнгән», — дип сөйләде ТР хезмәт, халыкны эш белән тәэмин итү һәм социаль яклау министры урынбасары Адель Мөбәрәкшин.

Аның сүзләренчә, хәзерге вакытта объектның әзерлеге 67 процент тәшкил итә. Бинаның тышкы ягы, түбәсе ясалган инде. Инженерлык челтәрләре монтажлана, электр энергиясе, су белән тәэмин ителеш, канализация, ягып җылыту системалары җайга салына, бүлмә эчләре эшләнә. Якын вакытта тирә-як территориясен төзекләндерүгә тотыначаклар.

«Гаилә» илкүләм проекты кысаларында яңа җиһазлар кайтарылачак. Учреждениедә ут, электр җиһазлары, тәрәзәдәге жалюзилар белән тавыш ярдәмендә идарә итү җайланмалары урнаштырылган «акыллы» палаталар да булыр дип көтелә. Анда физик мөмкинлеге чикле кешеләргә уңайлылыклар тудырылачак.

«Нәтиҗәдә, безнең бүгенге көндә өлкәннәр һәм инвалидлар өчен 26 интернат-йортта кысан шартларда яши торган өлкән яшьтәге 60 кеше уңайлы бинага күченәчәк. Шулай ук телгә алынган учреждениеләргә фаразланган 100 кешелек чират та юкка чыгачак. Моннан тыш, өстәмә рәвештә 91 эш урыны булдырылачак», — диде Адель Мөбәрәкшин.

"Одноклассники"да сезне көтеп калабыз.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев