Татарстанда илкүләм проект буенча 68 км төп юлга капиталь ремонт ясалды
Татарстанда төбәк әһәмиятендәге юлларның гомуми озынлыгы 1447,5 км тәшкил итә.
Татарстан Республикасында 2025 ел йомгаклары буенча «Тормыш өчен инфраструктура» илкүләм проекты кысаларында Россия Федерациясенең терәк челтәре составына керүче төбәк әһәмиятендәге 29 автомобиль юлы участогында капиталь ремонт үткәрелде. Яңартылган трассаларның гомуми озынлыгы 68 километр тәшкил итте.
Ремонтланган юллар Казанга килүне тәэмин итә, республика шәһәрләрен һәм район үзәкләрен үзара тоташтыра, шулай ук аэропортларга, тимер юл узелларына һәм елга портларына алып бара.
Төп объектлар арасында Әлки районында Алексеевск — Югары Колок, Тәтеш районында Тәтеш — Зур Тархан — Ундор, Чистай районында Чистай — Түбән Кама һәм Теләче районында Казан — Шәмәрдән автомобиль юллары участоклары бар.
Татарстанда төбәк әһәмиятендәге юлларның гомуми озынлыгы 1447,5 км тәшкил итә. Башкарылган эшләр норматив таләпләргә туры килә торган автомобиль юллары өлеше буенча 85,18% күләмендә максатчан күрсәткечкә ирешергә мөмкинлек бирәчәк.
«Республикада РФ терәк челтәренә кертелгән төбәк әһәмиятендәге автомобиль юлларын үстерү һәм норматив хәлдә тоту эше дәвам иттереләчәк. Бу транспорт каркасын формалаштыручы юллар, алар буенча машиналар, йөкләр һәм пассажирлар агымы хәрәкәт итә. Бу участокларны үстерү һәм аларга ярдәм итү белән беренче чиратта шөгыльләнү мөһим», — дип ассызыклады ТР Транспорт һәм юл хуҗалыгы министры урынбасары Ранис Фәйзуллин.
"Одноклассники"да сезне көтеп калабыз.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев