Татар LIFE

Түбəн Кама шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Хәбәрләр

Татарстанда илкүләм проект буенча 352 объект төзелгән һәм төзекләндерелгән

Бу эшләр 6 елда башкарылган.

2019-2024 елларда Татарстанда «Торак һәм шәһәр мохите» илкүләм проектын гамәлгә ашыруга 32,8 миллиард сум юнәлдерелгән. ТР Төзелеш, архитектура һәм ТКХ министрлыгы матбугат хезмәтендә хәбәр итүләренчә, бу суммага 352 объект төзелгән һәм төзекләндерелгән, авария хәлендәге 648 торакта яшәүчеләр күчерелгән 

Моннан тыш, «Торак» федераль проекты кысаларында гомуми суммасы 18 миллиард сум тәшкил иткән 55 инженерлык һәм юл инфраструктурасы объекты төзелгән.

«Чиста су» федераль проекты кысаларында республикада су белән тәэмин итә торган 6 объект сафка бастырылган, әлеге эшләргә 1,5 миллиард сум тотылган. 

Нәтиҗәдә, халыкның үзәкләштерелгән суүткәргеч системасыннан эчәргә яраклы сыйфатлы су белән тәэмин ителгән өлеше 6 елда 2,8 проценттан 95,64 процентка кадәр арткан.

«Уңайлы шәһәр мохитен формалаштыру» федераль проекты кысаларында 11,9 миллиард сумга 291 иҗтимагый киңлек төзекләндерелгән.

«Торак фондының яшәү өчен яраксызларын тотрыклы киметүне тәэмин итү» федераль проекты кысаларында 2023 елда авария хәлендәге торак фондында яшәүче гражданнарны күчерү буенча республика адреслы программасын гамәлгә ашыру тәмамланган. Аның кысаларында 85 күпфатирлы йорттан 1,8 мең кеше күчерелгән. 

Быел программа буенча 2019-2023 елларга билгеләнгән финансларның тотылмый калган чаралары исәбенә 2024 елга гражданнарны аварияле торак фондыннан күчерү буенча адреслы яңа республика программасы төзелгән. Быел 17 торактан 60 кешене күчерергә планлаштырыла. Финанслау күләме 73,4 миллион сум тәшкил итә. Авария хәлендәге йортлардан гражданнарны күчерү буенча чараларны 2024 елның 31 декабренә кадәр тәмамларга планлаштыралар.

"Одноклассники"да сезне көтеп калабыз.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев