Татарстанда яшәүчеләр июнь аенда авансны гадәттәгедән азрак алачак
Хезмәткәрләр ала торган аванс һәм хезмәт хакы айда эшләнгән эш көннәре санына карап түләнә.
Татарстанда яшәүчеләр июнь аенда авансны гадәттәгедән азрак алачак. Бу ай башында булачак озын ялларга бәйле, дип яза «Татар-информ».
Хезмәткәрләр ала торган аванс һәм хезмәт хакы айда эшләнгән эш көннәре санына карап түләнә. Димәк, аванс 1-15 көннәр аралыгында эшләнгән көннәр өчен, ә калган өлеше хезмәт хакы буларак түләнә.
1-15 июньдә Татарстан халкы бары тик җиде көн генә: 2-5 һәм 9-11 июньдә эшләячәк. Калган 11 эш көне айның икенче яртысына туры килә. Июньнең беренче яртысында Татарстан халкы 1,5 тапкырга азрак эшләячәк, шул сәбәпле аванс та азрак була.
Әйтик, Татарстанда яшәүче кеше аена 60 мең сум ала. Май аенда бер эш көне 3333,33 сумга тигез. Июнь аеның беренче яртысында җиде эш көне була. Әгәр оешма хезмәт хакын 50/50 нисбәтендә түләсә, аванс суммасы 23333,33 сум чыга. Әгәр оешмада исәп-хисап 45/55, 40/60 яки 30/70 нисбәтендә булса, аванс тагын да азрак була.
Әмма авансның аз булуы хезмәткәрнең ахыргы кеременә йогынты ясамый, чөнки закон буенча, ул бәйрәмнәргә бәйле рәвештә үзгәрергә тиеш түгел. Аванс вакытында түләнеп бетмәгән акчаны, эш бирүче икенче түләү вакытында компенсацияләячәк һәм ул гадәттәгедән күбрәк булачак.
Искәртик, Татарстанда июньдә ике тапкыр: 6-8 һәм 12-15 көннәрендә озын ял була.
"Одноклассники"да сезне көтеп калабыз.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев