Татарстанда яшәүче 341 меңнән артык кеше төзекләндерү объектларын сайлаган
2026 елда Татарстанда төзекләндерү өчен территорияләр сайлау буенча тавыш бирү дәвам итә.
Инде 341,6 меңнән артык кеше «Шәһәр мохите» федераль проекты һәм «Безнең ишегалды» республика программасы кысаларында модернизацияләнәчәк объектларны билгеләде. Тавыш бирүдә 12 июньгә кадәр gorodsreda.tatar.ru платформасында яки «Услуги РТ» кушымтасында катнашырга мөмкин.
«Бердәм Россия» мәгълүматлары буенча, бөтен ил буенча тавыш бирүдә инде 13,5 миллионнан артык кеше катнашкан. Аеруча югары активлык Кемерово өлкәсендә, Санкт-Петербургта, Башкортостанда, Кырымда, Чечняда һәм башка төбәкләрдә теркәлгән.
Татарстанда сайлау өчен 283 иҗтимагый территория тәкъдим ителгән. Бу парклар, яр буйлары, скверлар, шулай ук «Безнең ишегалды» программасына керәчәк 200 ишегалды.
Җиңгән объектлар Татарстан Республикасы Рәисе Рөстәм Миңнеханов җитәкләгән «Тормыш өчен инфраструктура» илкүләм проекты кысаларында төзекләндереләчәк.
"Одноклассники"да сезне көтеп калабыз.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев