Татар LIFE

Түбəн Кама шәһәре

18+
Хәбәрләр

Татарстанда ясалма интеллект җинаятьчеләрне эзли башлады

Казанда ясалма интеллектка нигезләнгән видеоаналитика системасы эшли башлады. Ул җинаятьчеләрне һәм хәбәрсез югалган кешеләрне оператив рәвештә эзләүгә юнәлтелгән.

Бу система «Ростех» дәүләт корпорациясенең технологик партнеры NtechLab компаниясе тарафыннан эшләнгән.

Нейрочелтәр реаль вакытта метро станцияләре керү урыннарында һәм җир асты юлларында урнаштырылган дистәләгән камерадан килгән видеоагымны анализлый.

Компаниядә белдерүләренчә, система секунд өлешләре эчендә эзләнүче затларны 99,9% тан артык төгәллек белән танып белергә сәләтле. Бу тикшерүләрне шактый тизләтә һәм хәрәкәт маршрутларын торгызырга ярдәм итә.

«Система җинаятьләрне тикшерүне шактый тизләтә һәм җинаятьчеләрнең яки югалган кешеләрнең хәрәкәт маршрутларын торгызырга ярдәм итә», — дип билгеләп үтте NtechLab генераль директоры Алексей Паламарчук.

Аның сүзләренчә, бу система инде Россиянең 40 төбәгендә кулланыла һәм еш кына җинаятьләрне ачуга һәм кисәтүгә булыша.

Татарстан Цифрлы үсеш министры урынбасары Альберт Яковлев ассызыклаганча, республика халкының һәм кунакларының иминлеге өстенлекле. Ул иҗтимагый куркынычсызлыкны һәм уңайлылыкны югары дәрәҗәдә саклау өчен интеллектуаль видеоаналитиканы куллануны киңәйтү планнары турында хәбәр итте. Татарстанда NtechLab технологияләре 2022 елдан бирле эшли.

2015 елда нигезләнгән NtechLab компаниясе кеше йөзләрен, силуэтларны, транспорт чараларын һәм аларның номер билгеләрен тану системаларын эшләүдә махсуслаша. Аның карарлары Россиянең 70 тән артык төбәгендә һәм дөньяның 34 илендә кулланыла.

«ВКонтакте»да сезне көтеп калабыз.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев