Татар LIFE

Түбəн Кама шәһәре

18+
Хәбәрләр

Татарстанда янгын куркынычы аркасында өч атнага урманнарга керүне чикләделәр

Чикләүләр вазыйфаи затларга һәм дәүләт хакимияте органнары хезмәткәрләренә, махсуслаштырылган учреждениеләр хезмәткәрләренә кагылмый.

Татарстанда өч атна дәвамында урманнарга һәм урман зоналарына керү чикләнәчәк. Сәбәбе — янгын куркынычының югары (IV) классы.

ТР премьер-министры Алексей Песошин имзалаган карар нигезендә (документ хокукый мәгълүмат порталында бастырылган) чикләүләр урман фондының бөтен территориясендә — Әгерҗе, Азнакай, Аксубай, Әлки, Әлмәт, Арча, Баулы, Биләр, Болгар, Бөгелмә, Буа, Алабуга, Зәй, Яшел Үзән, Ислейтар, Кайбыч, Калейкинск, Кама, Кызыл Йолдыз, Лаеш, Лениногорск, Лубян, Мамадыш, Минзәлә, Түбән Кама, Нурлат, Идел буе, Шәһәр яны, Саба, Тәтеш һәм Чирмешән районнары урманчылыклары чикләрендә гамәлдә була.

Чикләүләр вазыйфаи затларга һәм дәүләт хакимияте органнары хезмәткәрләренә, махсуслаштырылган учреждениеләр хезмәткәрләренә кагылмый, чөнки бу хезмәткәрләр янгыннарны сүндерәләр, шулай ук аларны профилактикалау чараларында катнашалар.

"Одноклассники"да сезне көтеп калабыз.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев