Татар LIFE

Түбəн Кама шәһәре

18+
Хәбәрләр

Татарстанда яңа глэмпинглар һәм эко-кунакханәләр барлыкка киләчәк

Татарстанда «Туризм һәм кунакчыллык» илкүләм проекты кысаларында субсидия алуга бәйге җиңүчеләрен игълан иттеләр.

Якын арада алты районда (Тукай, Мамадыш, Яшел Үзән, Югары Ослан, Лаеш районнарында һәм Казанда) 11 глэмпингта яңа 87 номер ачылачак.

Әлеге глэмпинглар, шәһәр чите клублары һәм шифаханәләр ял өчен, шул исәптән, кышкы яллар өчен дә яхшы урын була.

Кышын, мәсәлән, Менделеевск районында «Шифалы Су-Ижминводы» шифаханәсе территориясендәге глэмпингта ял теп була. Шифаханә һәм глэмпинг кунакларына бальнео- һәм гидротерапия, ләм белән дәвалану, физиотерапия, альтернатив ысуллар, массаж, спа-процедуралар, шулай ук организмны тулаем ныгыту өчен уникаль процедуралар комплексы тәкъдим итәләр.

Яшел Үзән районында Идел култыгы ярында урманда урнашкан «Ёлки» глэмпингында ял итүчеләр өчен ике катлы, уңайлы 7 йорт тәкъдим ителә. Һәр йортта аш зонасы, санузел һәм башка уңайлылыклар бар. Анда ял итүчеләр һәр йорт янындагы фуракодан һәм мангал зонасыннан файдалана ала.

«Фишфарм116» балык тоту комплексы. Монда Кайбыч балык хуҗалыгы 1961 елдан бирле үз буаларында балык үрчетә.

Саба районындагы «Лесная сказка» глэмпингында прокатка кар чаналары һәм башка кышкы кирәк-яраклар алып була.

Әгәр кино яратасыз икән, Лаеш районында «Белый Яр» глэмпингы бар. Ул Гүзәл Яхина әсәре буенча «Зөләйха күзләрен ача» фильмы декорацияләре булган Семрук кинобистәсе янында урнашкан.

«Туризм һәм кунакчыллык» илкүләм проекты буенча үсә торган Путешествуем. рф Илкүләм туристик порталында кышкы сәяхәтләр өчен 600дән артык идея тупланган.

Фото: © Татарстан Республикасының Туризм буенча дәүләт комитеты

"Одноклассники"да сезне көтеп калабыз.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев