Татарстанда яңа атнаның беренче яртысында −5 градуска кадәр салкын булуы көтелә
Бүген көндез көчле төньяк-көнбатыш җиле урыны белән секундына 16 метрга җитәчәк.
Татарстан Гидрометеорология үзәге һава шартлары начарлануы турында кисәтте. Яңа атнаның беренче яртысында −5 градуска кадәр кырау төшүе вәгъдә ителә, дип яза «Татар-информ».
«13, 14, 15 май төнендә Татарстан Республикасы территориясендә һавада һәм туфракта 0..-5 градуска кадәр кырау төшүе көтелә», — диелә хәбәрдә.
Моннан тыш, бүген көндез көчле төньяк-көнбатыш җиле урыны белән секундына 16 метрга җитәчәк.
"Одноклассники"да сезне көтеп калабыз.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев