Татар LIFE

Түбəн Кама шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Хәбәрләр

Татарстанда ял көннәрендә эссе булачак

Явым-төшем ихтималы аз.

Алдагы ял көннәрендә Татарстанда җәйгечә эссе һава торышы урнашачак. Татарстан Гидрометеорология үзәге фаразында шундый мәгълүмат күрсәтелгән.

Шимбәгә каршы төндә, 20 майда, республиканың көнчыгышында урыны белән бераз яңгыр явачак, төбәктә һава температурасы +5..+10 градуска кадәр булачак. Көндез явым-төшем ихтималы аз була, ә һава +19..+24 градуска кадәр җылына.

Якшәмбе, 21е көнне, Татарстанда антициклон йогынтысында җылы һәм явым-төшемсез һава торышы көтелә. Һава температурасы тәүлекнең караңгы вакытында +4..+9 градуска кадәр (республиканың көнбатышында +14 градуска кадәр) һәм якты вакытында +22..+27 градуска кадәр күтәреләчәк, дип билгеләп үтә синоптиклар.

Метеорологларның якынча мәгълүматларына караганда, дүшәмбе һәм сишәмбе, 22 һәм 23 майда явым-төшем ихтималы аз. Көндез республика территориясендә һава +24..+30 градуска кадәр күтәреләчәк.

 

"Одноклассники"да сезне көтеп калабыз.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев