Татар LIFE

Түбəн Кама шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Хәбәрләр

Татарстанда ял көннәрендә +29 градуска кадәр эссе булачак

Көннәрнең бераз суытып җибәрүе скандинавия антициклонына бәйле.

Татарстанда пәнҗешәмбе һәм җомга көннәрендә бераз суытканнан соң кабат җылы киләчәк. Республиканың Гидрометүзәге фаразлавынча, шимбә көнне +29 градуска кадәр эсселек көтелә.

КФУ профессоры Юрий Переведенцев аңлатуынча, көннәрнең бераз суытып җибәрүе скандинавия антициклонына бәйле, ул Баренцево диңгезеннән салкын һава китерәчәк. Ә ул җылынгач, температура күтәреләчәк һәм аннан соңгы көннәр җылы булачак.

Шулай итеп, 23 майда көндез +15 градус булачак, ә 24 майда максималь температура +18 градус тәшкил итәчәк, 25 майда, шимбә көнне, синоптиклар +24..+29 градус вәгъдә итә.

"Одноклассники"да сезне көтеп калабыз.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев