Татар LIFE

Түбəн Кама шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Хәбәрләр

Татарстанда ял көннәренә һава торышы билгеле

Юлларда бозлавык.

Татарстанда алдагы ял көннәрендә циклон һәм антициклоннарның чиратлашуы нәтиҗәсендә тотрыксыз һәм, нигездә, җылы һава торышы саклана, кыска вакытка суытып та алачак. Бу хакта ТР Гидрометеорология һәм әйләнә-тирә мохитне күзәтү идарәсенең матбугат хезмәте хәбәр итә, дип яза Татар-информ. 

Шимбәгә каршы төндә, 11 мартта, республика аша салкын атмосфера фронты узачак, яңгыр, җепшек кар һәм кар явачак, буран чыгуы да көтелә. Көндез явым-төшемнәр туктаячак.

Шул ук вакытта, көньяк һәм көньяк-көнбатыштан искән җилнең юнәлеше төньяк-көнбатыш һәм төньякка алышына. Температура төнге сәгатьләрдә −3..-8, көндез −1..-6 градус тәшкил итәчәк. Юлларда көчле бозлавык барлыкка киләчәк, дип искәртә синоптиклар.

Якшәмбегә каршы төндә, 12 мартта, антициклон йогынтысында явым-төшем ихтималы аз, янә −3..-8 градуска кадәр суытачак. Шулай да көндезге сәгатьләрдә Татарстанга җылы атмосфера фронты якынаю нәтиҗәсендә республиканың көнбатышында җепшек кар һәм яңгыр явачак. Җилнең тизлеге урыны белән секундына 15-18 метрга кадәр көчәячәк. Моннан тыш, +1..+6 градуска кадәр җылыта.

Метеорологларның якынча мәгълүматлары буенча, дүшәмбе һәм сишәмбе көннәрендә, 13 һәм 14 мартта, төбәктә җылы һава торышы саклана, катнаш характердагы явым-төшемнәр көтелә, көндез температура +1..+6 градус тәшкил итәчәк, диелә хәбәрдә.

"Одноклассники"да сезне көтеп калабыз.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев