Татар LIFE

Түбəн Кама шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Хәбәрләр

Татарстанда ял көннәренә +25 градуска кадәр җылытачак

Атна ахырына кадәр явым-төшем көтелә.

Татарстанда бу атнада җылытачак, температура фоны әкренләп күтәрелә, дип фаразлый республиканың Гидрометеоүзәге.

16 апрельдә көндезге сәгатьләрдә +10..+15 градус җылы көтелә. Төбәк территориясенең күпчелек өлешендә көчле җилле яңгырлы һава торышы сакланачак. Кайбер районнарда яшенле яңгыр булырга мөмкин.

17 апрельдә көннең беренче яртысында коры һава торышы булачак, төшке аштан соң кабат яңгыр көтелә. Төнлә һава температурасы +1..+6 градус тәшкил итәчәк, көндез һава +16..+21 градуска кадәр җылыначак, дип хәбәр итә синоптиклар.

18 апрельдә яңгыр дәвам итәчәк, һава торышы тагын да җылырак булачак: төнлә 8-13 градус җылылык көтелә, көндез +23 градуска кадәр.

ТР Гидрометеоүзәк фаразлары буенча, җомга көнне, 19 апрельдә, явым-төшем көтелми, ә 20 апрельдә атмосфера фронты йогынтысы зонасында урыны белән бераз яңгыр явуы ихтимал. Бу көннәрдә һава температурасы көндез +20..+25кә кадәр күтәреләчәк.

"Одноклассники"да сезне көтеп калабыз.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев