Татарстанда ягулык станцияләрендә бензин һәм дизель ягулыгының сыйфатын тикшерәчәкләр
27 октябрьдән Татарстанда автозаправка станцияләрендә һәм нефть базаларында сатыла торган мотор ягулыгы сыйфатын мониторинглау буенча айлык старт алды.
Тикшерүләр 27 ноябрьгә кадәр үткәреләчәк, дип хәбәр итә «Ягулык-энергетика ресурсларын рациональ куллану идарәсе».
Чаралар кысаларында белгечләр бензин һәм дизель ягулыгы пробаларын алачаклар һәм аларны аккредитацияләнгән лабораториядә тикшерәчәкләр. Контроль сыйфатны тикшерүнең төп җиде күрсәткече буенча үткәрелә.
Анализлар нәтиҗәләрен АЗС хуҗаларына җибәрәчәкләр. Тупас яки кабат хокук бозулар ачыкланган очракта, мәгълүмат контроль-күзәтчелек органнарына тапшырылачак.
Әлеге айлык барышында республиканың 100дән артык автозаправка станцияләрендә барлыгы 330 проба алу планлаштырыла.
"Одноклассники"да сезне көтеп калабыз.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев