Татар LIFE

Түбəн Кама шәһәре

18+
Хәбәрләр

Татарстанда һава торышы начар булу сәбәпле автобуслар һәм йөк машиналары хәрәкәтен чикләделәр

Чикләүләр һава торышы нормальләшкәнче гамәлдә.

Кар яву һәм күз күреме чикләнү сәбәпле, 7 гыйнварда 17 сәгатьтән Татарстан территориясендә автобуслар һәм йөк автомобильләре өчен берничә автомобиль юлы буенча хәрәкәт вакытлыча чикләнде, дип хәбәр итә республиканың Дәүләт автоинспекциясе.

Чикләүләр федераль трассаларда гамәлдә:

  • Казан — Оренбург (Әлмәткә кадәр);
  • Казан — Ульяновск;
  • Йошкар-Ола — Яшел Үзән — М7;
  • М7, Киров шәһәренә керү юлы;
  • М7 һәм М12;
  • Шулай ук Алексеевск — Әлмәт төбәк автоюлында.

Чикләүләр һава торышы нормальләшкәнче гамәлдә.

Юлда штаттан тыш хәлләр килеп чыккан очракта +7 (843) 533-38-88 номеры буенча ярдәм сорап мөрәҗәгать итәргә, дип хәбәр итә ГАИ.

"Одноклассники"да сезне көтеп калабыз.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев