Туган як

Түбəн Кама шәһәре

18+
Хәбәрләр

Татарстанда һәр бишенче кеше финанс авырлыкларына дучар

Узган елны Татарстан Республикасында 12,5 меңгә якын кеше үзләрен банкрот дип игълан итү турында гариза биргән.

Бу саннар Россиядә Мәскәү, аның өлкәсе, Санкт-Петербург һәм Краснодар крае кебек лидерлардан соң, республиканы дүртенче урынга чыгара.

Тикшерүләр күрсәтүенчә, банкротлык турындагы гаризаларның дүрттән өч өлешен гражданнарның үзләре биргән. Бу – үз чиратында, финанс авырлыкларына дучар булган халыкның күп булуын күрсәтә. Калган очракларда бурычларны түли алмаган кешеләрне кредиторлар яки салым органнары мәҗбүри рәвештә банкротлыкка дучар иткән.

Гариза бирүчеләр арасында ир-атлар күбрәк – аларның уртача яше 45 тәшкил итә, һәм аларның уртача бурычы 2,5 миллион сумга җитә. Бурычлар, нигездә, куллану кредитлары, ипотека һәм кредит карталары буенча формалашкан.

Татарстан Республикасы Юстиция министры урынбасары Максим Боровков аңлатканча, законнарда мошенниклык корбаннары булган гражданнарны банкрот дип тану өчен аерым процедура каралмаган. Аферистларга үз акчаларын күчергән яки торактан мәхрүм ителгән кешеләр өчен исә башка суд юллары бар.

«ВКонтакте»да сезне көтеп калабыз.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев