Татарстанда гыйнвар уртасында бераз суытачак дип фаразлана
Тулаем республика буенча уртача температура нормасы бу чор өчен −9,5 градус тәшкил итә.
Татарстан Республикасы территориясендә 2026 елның 11 гыйнварыннан 20 гыйнварына кадәр уртача һава температурасы климат нормасыннан 1 градуска түбәнрәк булыр дип фаразлана.
ТР Гидрометеоүзәгеннән хәбәр итүләренчә, тулаем республика буенча уртача температура нормасы бу чор өчен −9,5 градус тәшкил итә. Чынбарлыктагы күрсәткечләр әлеге күрсәткечләрдән бераз түбәнрәк булыр дип көтелә.
Элегрәк «Метео» фаразлау үзәге җитәкчесе Александр Шувалов гыйнварның беренче ункөнлеге ахырында республика халкын салкыннар көтә дип хәбәр иткән иде. Ул ассызыклаганча, температураның кискен үзгәрүе бөтен гыйнвар аена хас булачак.
"Одноклассники"да сезне көтеп калабыз.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев