Татар LIFE

Түбəн Кама шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Хәбәрләр

Татарстанда «Геройлар янәшәдә» бәйгесенә гаризалар кабул ителә

Гаризалар дүрт номинациядә, татар һәм рус телләрендә, 2025 елның 31 мартына кадәр кабул ителә:

Татарстанда патриотик юнәлештәге «Геройлар янәшәдә» ачык әдәби бәйгедә катнашу өчен гаризалар кабул итү башланды. Ул традицион рухи-әхлакый кыйммәтләрне һәм патриотлыкны таныту максатыннан уздырыла.

Бәйгедә 2022 елдан башлап язылган һәм Татарстан халкының махсус операция барышында күрсәткән фидакарьлеген, батырлыгын, геройлыгын, патриотлыгын чагылдырган әдәби әсәрләр катнаша ала.

Гаризалар дүрт номинациядә, татар һәм рус телләрендә, 2025 елның 31 мартына кадәр кабул ителә:

«Повесть»: 1 урын — 300 мең (ике премия); 2 урын — 200 мең (ике премия); 3 урын — 150 мең (ике премия). Шулай ук 50шәр меңлек ике кызыксындыру премиясе һәм һәрберсе 52 750 мең булган тагын ике премия (барлыгы — 4) тапшырыла.

«Хикәя»: 1 урын — 120 мең (ике премия); 2 урын — 70 ме (ике премия); 3 урын — 55 мең (ике премия). Шулай ук һәрберсе 35 меңлек алты кызыксындыру премиясе тапшырыла.

«Поэма яки шигырьләр циклы»: 1 урын — 150 мең (ике премия); 2 урын — 100 мең (ике премия); 3 урын 70 мең (ике премия). Һәрберсе 40 меңлек алты кызыксындыру премиясе тапшырыла.

«Очерк»: 1 урын — 120 мең (ике премия); 2 урын — 70 мең (ике премия); 3 урын — 55 мең (ике премия). Һәрберсе 35 мең булган алты кызыксындыру премиясе тапшырыла.

Премияләр суммасы физик затлар кеременә салым (НДФЛ) чигерүен исәпкә алып күрсәтелгән.

Шулай ук «Татарстан Республикасында әдәбият аша патриотик тәрбиягә өлеш кертү» номинациясендә бөтен эшчәнлек чорында әдәбиятта хәрби-патриотик тематиканы үстерү өлкәсендә башкарылган эш бәяләнә. Әлеге номинациядә приз — 1,35 млн сум.

Гаризаларны «Геройлар янәшәдә» ачык әдәби бәйгесе" тамгасы белән litkonkurs. tatmedia@mail. ru электрон почтасына җибәрергә кирәк. кызыксындырган барлык мәгълүматны 8 (843) 570-31-12 телефонына шалтыратып белешергә була.

Бәйге җиңүчеләрен 2025 елның 12 июнендә бүләкләү тантанасында игълан итәчәкләр.

Бәйгене «Татмедиа» акционерлык җәмгыяте һәм «Татарстан китап нәшрияты» ярдәме белән «Татмедиа» Республика матбугат һәм массакүләм коммуникацияләр агентлыгы оештыра.

"Одноклассники"да сезне көтеп калабыз.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев