Татарстанда Гаилә көненә багышланган кайнар линия ачылачак
Шалтыратулар +7 (843) 236-00-71 телефоны буенча кабул ителә.
12 июльдә Татарстанда Гаилә, мәхәббәт һәм тугрылык көненә багышланган кайнар линия эшләячәк. Гражданнар үз сорауларын 10 нан 14 сәгатькә кадәр бирә алачак.
Шалтыратулар +7 (843) 236-00-71 телефоны буенча кабул ителә. Шулай ук +7 (960) 049-68-14 номеры буенча WhatsApp мессенджерына хәбәр җибәреп була.
Консультацияне мәгариф һәм фән министрлыгы, яшьләр министрлыгы, хезмәт министрлыгы вәкилләре һәм Татарстан Республикасында кеше хокуклары буенча вәкаләтле вәкил үткәрәчәк.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев