Татарстанда елга навигациясе 16 ноябрьдә тәмамлана
Пассажирларга сәфәрләрне алдан планлаштырырга һәм кызыксындырган юнәлешләрнең ябылу даталарын исәпкә алырга киңәш ителә.
Татарстанда 2025 елгы елга навигациясе ахырына якынлаша: маршрутлар октябрь-ноябрь айларында этаплап ябылачак, дип кисәтә пассажирлар ташуны оештыручылар.
Казан — Шеланга һәм Казан — Печищи социаль рейслары ноябрьгә кадәр эшләячәк, Зөягә кадәр пассажирларны йөртү 19 октябрьгә кадәр планлаштырылган, елгалар буйлап йөрү рейслары 15 октябрьдә туктатыла, Казан — Болгар — Тәтеш маршруты 12 октябрьдә төгәлләнәчәк.
Навигация тәмамлануның рәсми датасы — 2025 елның 16 ноябре, дип хәбәр итә республика Транспорт министрлыгы матбугат хезмәте. Пассажирларга сәфәрләрне алдан планлаштырырга һәм кызыксындырган юнәлешләрнең ябылу даталарын исәпкә алырга киңәш ителә.
Исегезгә төшерәбез, быел сезон 25 апрельдә башланды, пассажирлар йөртү ун социаль әһәмиятле маршрут буенча башкарылды.
"Одноклассники"да сезне көтеп калабыз.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев