Татарстанда дүшәмбегә +26 градуска кадәр җылыну фаразлана
Явым-төшем ихтималы аз.
Татарстан Гидрометүзәгенең синоптиклары киләсе атна башында — 26 һәм 27 июньдә һава торышының җылынуын фаразлый.
Җомга көнне республикада көндезге максималь температура 16-21 градус булган салкынча һава торышы сакланачак. Кыска вакытлы яңгыр булуы мөмкин.
Якшәмбе көнне +19..+24 градуска кадәр җылыта, көндез бераз яңгыр явуы ихтимал.
Дүшәмбе һәм сишәмбе көннәрендә һава 20-26 градуска кадәр җылыначак. Явым-төшем ихтималы аз.
"Одноклассники"да сезне көтеп калабыз.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев