Татар LIFE

Түбəн Кама шәһәре

18+
Хәбәрләр

Татарстанда быел илкүләм проект буенча йөзләгән ишегалды, дистәләгән парк төзекләндерелә

Татарстанда иҗтимагый урыннарны һәм ишегалларын төзекләндерү өчен онлайн-тавыш бирү старт алды. Ул 12 июньгә кадәр дәвам итәчәк.

Татарстанлылар «Яшәү өчен инфраструктура» илкүләм проектының «Уңайлы шәһәр мохите формалаштыру» федераль проектын гамәлгә ашыру кысаларында төзекләндереләчәк җәмәгать урыннары һәм «Безнең ишегалды» программасы буенча яңартылачак ишегаллары өчен тавыш бирә ала.

Киләсе елда тормышка ашырырга планлаштырылган проектларны билгеләү өчен тавыш бирүдә 283 иҗтимагый киңлек һәм 812 ишегалды территориясе катнаша.

Татарстан Рәисе Рөстәм Миңнеханов инициативасы белән гамәлгә ашырыла торган «Безнең ишегалды» программасы буенча һәм «Уңайлы шәһәр мохите формалаштыру» федераль проекты кысаларында, быел республикада 678 йорт яны территорияләре һәм 63 иҗтимагый киңлек төзекләндерелә. Әлеге эшләрне финанслауның гомуми күләме 11,9 миллиард сум тәшкил итә, аларның якынча 2 миллиард сумы республиканың 45 муниципаль районында иҗтимагый киңлекләрне яңартуга юнәлдерелә.

Татарстан шәһәрләрендә быел нәрсәләр үзгәрәчәк?

Чаллыда Яр буе паркын төзекләндерү төгәлләнәчәк. 2025 елда күл буенда заманча атынгычлар куелачак, уңайлы навигация тәкъдим ителгән мәгълүмат такталары урнаштырылачак. Шулай ук яшелләндерү эшләре дәвам итәчәк. Нәтиҗәдә, бу парк гаилә белән ял итү өчен тагын да уңайлырак урынга әвереләчәк.

Казанда Серов бульварын төзекләндерүнең өченче этабы башланачак. Бу юлы эшләр «Серов исемендәге бульвар» тукталышыннан күлгә кадәр участокта башкарылачак. Биредә уңайлы түтәлләр ясалган иҗтимагый бакча, ял зоналары һәм балалар мәйданчыклары урын алачак.

Арча шәһәрендә Банк урамын төзекләндерүнең беренче этабы старт ала. Анда Шәһәр бакчасына нигез салыначак, киләчәктә ул каладагы төп иҗтимагый киңлек булыр дип көтелә.

Чистайда Ленин урамын комплекслы үстерү проектына керешәләр — быел төзекләндерү эшләре Лев Толстой урамыннан Нариманов урамына кадәр участокта алып барылачак. Ул шәһәрдәге иҗтимагый ял урыннарының бер өлешен тәшкил итеп, җәяүле маршрутны дәвам итәчәк һәм тарихи үзәктә бәйрәмнәр үткәрү өчен яңа мәйданчык булып хезмәт итәчәк.

Әлмәттә шәһәр сусаклагычы территориясен төзекләндерү дәвам итә. Үткән ел анда җиһазлар прокаты, мәдәни чаралар уздыру өчен павильоннар, кафе, балалар мәйданчыгы һәм заманча пляж зонасы ясалган иде.

«Безнең ишегалды» программасы кысаларында Чаллының Комсомол районында 7нче торак комплексы территориясе төзекләндереләчәк. Җәяүлеләр өчен уңайлы юллар, балаларга уйнарга һәм спорт белән шөгыльләнү өчен яңа мәйданчыклар, 3нче мәктәпкә һәм Өлкәннәр һәм инвалидлар интернат-йортына илтә торган уңайлы маршрут пәйда булачак. Шулай ук парковка урыннары арттырылачак. Әйтергә кирәк, тавыш бирүдә әлеге комплекстагы барлык 19 йорт та җиңеп чыккан иде.

2025 елгы эш планнарына кертелгән проектлар арасында Казанның Дементьев урамындагы ишегалды да бар. Андагы территория күрше заводта эшләүчеләрнең төрле җирдә туктап калдырган машиналары белән тулган — газоннар тукталышка әйләнгән. Биредә газоннар өчен бордюрлар куярга, төгәл билгеләнгән парковка урыннары ясарга, җәяүлеләр өчен уңайлы тротуарлар ясарга, ишегалды эчендә балалар өчен мәйданчык һәм спорт зонасын оештырырга планлаштырыла.

2025 елда гамәлгә ашырылачак бу проектлар гражданнарның тавыш бирү нәтиҗәләренә нигезләнеп сайланган иде. Әлеге эшләр шәһәр мохитен яхшыртуга юнәлдерелгән илкүләм проектының мөһим өлешен тәшкил итә. Татарстан янә федераль һәм төбәк программаларының зур шәһәрдә дә, бәләкәй район үзәкләрендә дә һәр граждан мәнфәгатьләрен кайгырта алуын күрсәтә.

Төзекләндерү таләп ителгән иҗтимагый киңлекләр өчен gorodsreda. tatar. ru сайтында тавыш бирергә мөмкин. Тавыш бирү 21 апрельдә башланды һәм 12 июньгә кадәр дәвам итәчәк. Анда тәкъдим ителгән урыннарны сайларга, шулай ук үз тәкъдимеңне дә язарга була. Сораштыруның икенче бүлегендә төзекләндерү программасына беренче чиратта кертелергә мөмкин ишегаллары өчен тавышыңны калдырырга ярый.

"Одноклассники"да сезне көтеп калабыз.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев