Татар LIFE

Түбəн Кама шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Хәбәрләр

Татарстанда буран һәм көчле җил көтелә

Юлларда сак булу сорала.

Иртәгә иртәнге сәгать биштән кичке сәгать алтыга кадәр республика территориясендә буран, күз күреме начарлану һәм көньяк-көнбатыштан көчле җил (18 метрга кадәр) көтелә, юлларда бозлавык булырга мөмкин. Бу хакта Россия Гадәттән тыш хәлләр министрлыгының Татарстан буенча Баш идарәсе матбугат хезмәтендә хәбәр итәләр, дип яза Татар-информ. 

Министрлыкта искәртүләренчә, көчле буран вакытында автомобильдә зур юлларда һәм шосседа гына йөрергә була. Әгәр машинадан чыгарга туры килә икән, аннан бик еракка китәргә киңәш ителми һәм машина белән туктарга җыенганда өзек гудок белән хәвеф сигналы бирергә кирәк.

Ерак сәфәргә җыенучы йөртүчеләргә үз автомобильләренең техник төзеклегенә аеруча игътибар итәргә кирәк. Салкын вакытта сәфәргә чыгар алдыннан автомобильнең җылы булуын кайгыртыгыз, двигатель һәм аккумуляторны тикшерергә, запас ягулык һәм яхшы антифриз салырга кирәк.

Торак пункттан читтә җәяү барганда, кайда булуыгызны аңлап бетермисез икән, берәр йорт табарга, ачыклык кертергә, мөмкин булганча, буран тәмамланганын көтәргә кирәк, диелә хәбәрдә.

"Одноклассники"да сезне көтеп калабыз.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев