Татарстанда бүген үк һава торышы бозыла башлаячак дип кисәтә метеорологлар
Әмма әлегә термометр баганалары +10 градус күрсәтә.
Чәршәмбе, 23 октябрьдә, көннең икенче яртысында, Татарстанда һава торышы бозыла башлый. Яндекс. Погода мәгълүматы буенча яңгыр сәгать 16 да башланачак һәм иртәгәгә кадәр дәвам итәчәк.
Әмма әлегә термометр баганалары +10 градус күрсәтә — бу гадәттәгедән 2 тапкырга диярлек җылырак. Пәнҗешәмбе көнне, 24 октябрьдә, яңгырлар көчәячәк, температура төшә башлаячак. Ял көннәрендә +5..+6 градуска кадәр суыта. «Фобос» һава торышы үзәгенең әйдәп баручы белгече Михаил Леус хәбәр иткәнчә, бу температура климат буенча елның шушы вакытына туры килә.
"Одноклассники"да сезне көтеп калабыз.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев