Татарстанда бүген төнлә һава температурасы −29 градуска кадәр төшәчәк
Татарстанда аномаль салкыннар аркасында кисәтү игълан ителгән иде.
Иртәгә, 7 гыйнварда (бу көнне христианнар юлиан календаре буенча Раштуаны бәйрәм итә), Татарстанда аномаль салкын һава торышы саклана. Бу хакта ТР Гидрометеорология һәм әйләнә-тирә мохитне күзәтү идарәсе хәбәр итә, дип яза «Татар-информ».
Төнлә республикада термометрның терекөмеш баганасы урыны белән −25..-29 градуска кадәр түбәнәячәк. Көндез төбәкнең төньягында урыны белән −25 градус кадәр суык булуы көтелә.
Татарстанда аномаль салкыннар аркасында кисәтү игълан ителгән иде, ул 4-9 гыйнварда гамәлдә булачак. Шул ук вакытта, гыйнвар аенда республикада кар гадәттәгедән күбрәк явар дип көтелә. Айның беренче көннәрендә температура нормадан сигез градуска түбәнрәк булачак.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев