Татарстанда бүген көчле яңгыр һәм яшен көтелә
Республикада шулай ук 5 июньдә көндез дә көчле җил фаразлана.
Татарстанда бүген, 4 июньдә, кичен көчле яңгыр һәм яшен көтелә. Һава торышы шартлары начараю турында ТР Гидрометеорология үзәге кисәтте.
«Татарстан территориясендә 4 июньдә кичен һәм 5 июньдә төнлә урыны белән көчле яңгыр, яшен һәм секундына 15-17 метр тизлектәге каты җил көтелә», — диелә хәбәрдә.
Республикада шулай ук 5 июньдә көндез дә көчле җил фаразлана.
"Одноклассники"да сезне көтеп калабыз.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев