Татар LIFE

Түбəн Кама шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Хәбәрләр

Татарстанда бу атнада җылыта башлаячак

Явым-төшем көтелми.

Татарстанда көннәр әкренләп җылыначак. Атна ахырына хәтта төнге сәгатьләрдә дә термометр баганалары −16 градустан түбән төшмәячәк, дип хәбәр итә «Татар-информ» республиканың Гидрометүзәгенә сылтама белән. 

Арктик циклон килү белән соңгы көннәрдә төбәктә аномаль салкыннар билгеләнә. Урыны белән температура −40 градуска якынлаша.

Якын көннәрдә, 12 декабрьдән 15 декабрьгә кадәр, Татарстанда явым-төшем көтелми, температура күтәрелә башлаячак. Бу процесс, ТР Гидрометүзәгендә кисәтүләренчә, көчле җил белән бергә булачак. Бу туңу куркынычын арттыра.

Сишәмбе, 12 декабрь көнне Татарстанда төнлә һәм иртән −18дән −23 градуска кадәр, көнчыгышта −25тән −30 градуска кадәр көтелә. Көндез температура минус билгесе белән 14-19 градус чикләрендә торачак, көнчыгыш районнарда −22 градуска кадәр. Җилнең көчәйүе 15-17 м/с кадәр көтелә.

13 декабрьдә һава температурасы төнге сәгатьләрдә −17дән −22 градуска кадәр, көндезге сәгатьләрдә −12дән −17 градуска кадәр тәшкил итәчәк. 17 м/с кадәр көчле җил сакланачак.

Пәнҗешәмбе, 14 декабрь төнендә термометр баганалары −15-20 градус, ә көндез −10-15 градус күрсәтәчәк.

15 декабрьдә температура күтәрелүен дәвам итәчәк: төнлә −13 градустан −18 градуска кадәр һәм көндез −8 градустан −13 градуска кадәр булачак.

«Шимбә көнне, 16 декабрьдә, республикада һава торышы үзгәрәчәк: көньяк-көнбатыш циклон йогынтысында аның атмосфера фронтлары үткәндә кар, буран һәм көчле җил билгеләнәчәк. Төнлә −11...-16°, көндез −6...11° көтелә. Юлларда урыны белән кар ява», — диелә фаразда.

"Одноклассники"да сезне көтеп калабыз.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев