Татар LIFE

Түбəн Кама шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Хәбәрләр

Татарстанда билетсыз йөргән өчен штраф 2500 сумга кадәр арттырылган

Яңа закон рәсми басылып чыкканнан соң ун көн узгач үз көченә керә.

Татарстанда җәмәгать транспортында билетсыз йөргән өчен штраф 8 тапкырдан артыкка артты, 300 сумнан 2,5 мең сумга кадәр җитте. Бу хактагы республика законын Татарстан Рәисе Рөстәм Миңнеханов имзалады.

Багажны түләүсез ташыган өчен штраф өч тапкырдан артыкка арттырылды, 300 сумнан 1 мең сумга кадәр җитте. Яңа закон рәсми басылып чыкканнан соң ун көн узгач үз көченә керә.

Болардан тыш, законда түләүле автомобиль юлларында йөргәнгә түләмәгән өчен штрафлар кертелә. Алар гади автомобильләр өчен 1,5 мең сум һәм автобуслар һәм йөк машиналары өчен 5 мең сум тәшкил итә.

ТР Административ хокук бозулар турындагы кодекска үзгәрешләр кертә торган закон проекты Татарстан Дәүләт Советы тарафыннан 23 декабрьдә узган утырышта кабул ителде.

"Одноклассники"да сезне көтеп калабыз.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев