Татарстанда берничә көн кар һәм аномаль җылылык көтелә
Аерым районнарда буран көтелә.
Татарстанда атлантик циклоннар аркасында атна ахырына кадәр җылы, дымлы һава торышы булачак.
Температура фоны күпьеллык күрсәткечләрдән 7-8 градуска югарырак булыр дип фаразлана, дип хәбәр итә республиканың Гидрометеоүзәге.
Икенче февральдән дүртенче февральгә кадәр кар, ә аерым районнарда буран көтелә. Төнге температура −3..-10 градус тәшкил итәчәк. Көндез 0..-6га кадәр җылыта.
Киләсе атна башында да шундый ук һава торышы булачак, ә чәршәмбе, 7 февральдә тагын да җылырак булачак — бу көнне плюс температура фаразлана. Юлларда көчле бозлавык, җепшек кар.
"Одноклассники"да сезне көтеп калабыз.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев