Татарстанда беренче карның кайчан төшәчәге билгеле булды
Безнең якларда беренче кар гадәттә октябрьнең икенче-өченче декадасында ява һәм тиз эреп бетә.
Якындагы өч тәүлектә температура фоны нормадан бераз түбәнрәк булачак, беренче кар явачак. Бу хакта «Татар-информ»га Татарстан Гидрометүзәгенең метеопрогнозлар бүлеге башлыгы Ирина Трущина хәбәр иткән.
«16-18 октябрьдә төнге сәгатьләрдә һава температурасы −3тән +5 градуска кадәр, ә көндез +5тән +12 градуска кадәр булыр дип көтелә. Бу көннәрдә урыны белән бераз яңгыр явачак, кайбер районнарда юеш кар явачак», — дип сөйләгән ул.
Безнең якларда беренче кар гадәттә октябрьнең икенче-өченче декадасында ява һәм тиз эреп бетә. Республикада тотрыклы кар катламы гадәттә ноябрьнең икенче декадасы ахырында ята.
"Одноклассники"да сезне көтеп калабыз.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев