Татар LIFE

Түбəн Кама шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Хәбәрләр

Татарстанда балтырган белән зарарланган җирләрнең мәйданы 250 гектарга арткан

Быел Татарстанда балтырган белән көрәшү өчен 25 миллион сум каралган.

Татарстанда бер ел эчендә Сосновский балтырганы үсә торган мәйданнар 250 гектарга диярлек арткан. Бүгенге көндә куркыныч чүп үләне 2 663 гектар территорияне басып алган. Бу хакта «Татар-информ» агентлыгына ТР Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгының матбугат хезмәтендә хәбәр иттеләр.

«Быел Сосновский балтырганын юк итүгә бәйле чараларга субсидия алу өчен 44 муниципаль берәмлекнең 29ы район территориясендә әлеге чүп үләне үсә торган җир кишәрлекләренең булуы турында белешмәләр җибәрде», — дип белдерделәр министрлыкта.

Балтырган биләгән иң зур мәйданнар Биектау (690 гектар), Яшел Үзән (311 гектар), Лаеш (197 гектар) һәм Питрәч (158 гектар) районнарында, шулай ук Казан территориясендә (385 гектар) ачыкланган, дип искәрттеләр ведомствода.

Быел Татарстанда балтырган белән көрәшү өчен 25 миллион сум каралган. 2022-2023 елларда да 1 621 һәм 2 416 гектар мәйданда әлеге чүп үләнен юк итү өчен шундый ук суммада акча бүлеп бирелгән иде.

ТР Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгында билгеләп үтүләренчә, Сосновский балтырганына кырауларның йогынтысы турында мәгълүмат килмәгән.

«Балтырган бик әрсез, ул эсседән, кыраудан, дымлылыктан, корылыктан курыкмый, теләсә нинди туфракта үсә», — дип ачыклык керттеләр матбугат хезмәтендә.

"Одноклассники"да сезне көтеп калабыз.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев