Татарстанда балаларның һәм өлкәннәрнең инвалидлыкка китерә торган авырулары аталды
Декабрь башына булган мәгълүматлар буенча, Татарстанда 44,3 мең кеше инвалид дип танылган.
Татарстанда яшәүче өлкәннәр арасында авыру структурасы буенча яман шеш, ә балалар арасында психик авырулар беренче урында тора. Бу хакта бүген Казанда брифингта «Татарстан буенча медик-социаль экспертизаның Баш бюросы» федераль казна учреждениесе җитәкчесенең эксперт эше буенча урынбасары Ольга Пузанова хәбәр итте, дип яза «Татар-информ».
«Декабрь башына булган мәгълүматлар буенча, Татарстанда 44,3 мең кеше инвалид дип танылган. Аларның 39,5 меңе — 18 яшь һәм аннан өлкәнрәк гражданнар, 4,8 меңе — балалар. Инвалидлыкның беренче төркеме 18 процентны, икенчесе 34 процентны һәм өченче төркеме 48 процентны алып тора», — дип хәбәр итте ул.
Өлкәннәр арасында элеккечә онкология авырулары аеруча киң таралган, икенче урында — кан әйләнеше системасы авырулары, өченчедә — терәк-хәрәкәт системасы авырулары. Балалар арасында беренче урынга психик авырулар һәм үз-үзеңне тоту авырулары чыга, икенче урында — нерв системасы, ә өченчедә — тумыштан килгән аномалияләр.
"Одноклассники"да сезне көтеп калабыз.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев