Татар LIFE

Түбəн Кама шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Хәбәрләр

Татарстанда балаларны беренче сыйныфка кабул итүнең икенче дулкыны башлана

Гаризаны Дәүләт хезмәтләре порталы аша бирергә мөмкин.


Шимбә, 6 июльдә, Татарстанда балаларны беренче сыйныфка кабул итүнең икенче дулкыны башлана. Бу хакта республика Төбәк белән идарә итү үзәге Telegram-каналында хәбәр ителә, дип яза «Татар-информ».

«Бу этап баласын теркәлү урыны буенча түгел, ә башка мәктәпкә бирергә теләүчеләр өчен оештырыла. Ул 5 сентябрьгә кадәр дәвам итәчәк», — дип искәрттеләр Төбәк белән идарә итү үзәгендә.

Гаризаны Дәүләт хезмәтләре порталы аша бирергә мөмкин. Документларның төп нөсхәләрен мәктәпкә китерергә кирәкми, аларны читтән торып тикшерәчәкләр, дип ачыклык керттеләр үзәктә.

Элегрәк, 1 апрельдән 30 июньгә кадәр, теркәлгән территориядә яшәүче, шулай ук кабул итүгә чираттан тыш, беренче чиратта яки өстенлекле хокукка ия балаларның документларын кабул иткәннәр иде.

"Одноклассники"да сезне көтеп калабыз.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев