Татар LIFE

Түбəн Кама шәһәре

18+
Хәбәрләр

Татарстанда балаларга нинди исемнәр кушарга ярамый

Балага исем кушуда кайбер чикләүләр бар.

Бала тугач, ата-аналар яңа туган сабыйга исем сайлау мәсьәләсен хәл итәргә тиеш. Әмма балага исем кушуда кайбер чикләүләр бар. Бу хакта тулырак «Татар — информ» материалында.

Исем сан билгеләрен, хәреф һәм саннан торган символларны, саннарны, хәреф булмаган символлар һәм билгеләрне (дефистан тыш), сүгенү сүзләрен, вазифаларга, титулларга, рангларга күрсәтмәләрне үз эченә алмаска тиеш.

Фамилия сайлау кагыйдәләре
Баланың ата-анасы бер фамилияле булган очракта, балага шундый ук фамилия бирелә. Әгәр ата-ананың фамилияләре төрле булса, сабыйга әтисенең дә, әнисенең дә фамилиясе бирелергә мөмкин. Ләкин мондый очракларда балага ешрак әтисенең фамилиясе бирелә.

Моннан тыш, балага ике фамилия — теләсә нинди тәртиптә әтисенең һәм әнисенең фамилиясен бирергә була. Ләкин монда бер нюанс бар: балага ике фамилия биргән очракта, ул дефис аша языла торган ике сүздән артмаска тиеш. Шул ук вакытта, әгәр гаиләдә берничә бала һәм аларның барысына да ике фамилия бирелгән булса, әти белән әнинең фамилияләре бертөрле тәртиптә торырга тиеш.

"Одноклассники"да сезне көтеп калабыз.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев