Татар LIFE

Түбəн Кама шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Хәбәрләр

Татарстанда авыл хуҗалыгы ярминкәләре 22 апрельгә кадәр эшләячәк

Түбән Камада ярминкәләр өч ноктада урнашкан.

Татарстанда авыл хуҗалыгы ярминкәләре үз эшен дәвам итә. Сатып алучылар өчен продукциянең киң ассортименты тәкъдим ителгән: бәрәңге, суган, кишер, шикәр, ашлык, сөт, ит, казылык эшләнмәләре, сырлар һ.б.

Узган ике ярминкә нәтиҗәләре буенча 128,9 миллион сумлык авыл хуҗалыгы продукциясе сатылган. Ярминкәләр үз эшләрен 22 апрельгә кадәр дәвам итәчәк, дип хәбәр итә ТР авыл хуҗалыгы министрлыгы.

Түбән Камада ярминкәләр өч ноктада урнашкан: Көньяк урамындагы «Магнит» гипермаркеты янында, «Бызов» базарында һәм «Комета» базарында. 

Эш режимы: шимбә һәм якшәмбе 8.00дән 15.00 сәгатькә кадәр.

"Одноклассники"да сезне көтеп калабыз.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев