Татар LIFE

Түбəн Кама шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Хәбәрләр

Татарстанда атна уртасында һава температурасы +36 градуска җитәчәк

Урманнарда янгын чыгу куркынычы югары.

Кичә атмосфера фронты узганнан соң Татарстан антициклонның үзәк өлешендә калачак, шуның нәтиҗәсендә республикада берничә көнгә коры һәм эссе һава торышы урнаша. ТР Гидрометеорология һәм әйләнә-тирә мохитне күзәтү идарәсе фаразында шулай диелә.

Бүген, 2 июльдә, көндезге сәгатьләрдә һава +28..+34 градуска кадәр җылына, дип искәртә синоптиклар.

Пәнҗешәмбе, 4 июльдә, көндез һава температурасы +31..+36 градуска кадәр күтәрелә. Республика территориясендә уртача тәүлеклек температура климатик нормадан 5-7 градуска югары булачак.

Метеорологларның якынча мәгълүматлары нигезендә, көндезге температура +31..+36 градуска җиткән аномаль эссе һава торышы Татарстанда атна ахырына кадәр саклана. Шул ук вакытта, җомга, шимбә һәм якшәмбе республикада урыны белән яшенле яңгыр яварга мөмкин.

«Татар-информ» агентлыгы элегрәк язганча, урманнарда янгын чыгу куркынычы югары булу сәбәпле, Татарстанда кисәтү игълан ителде.

"Одноклассники"да сезне көтеп калабыз.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев