Татар LIFE

Түбəн Кама шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Хәбәрләр

Татарстанда атна азагына +27 градуска кадәр җылытачак

Якшәмбе Республика антициклон йогынтысына дучар була.

Татарстанда атна азагына шактый җылытачак. Бу хакта ТР Гидрометеорология үзәгенең һава торышына күзәтүендә әйтелә, дип яза «Татар-информ».

Җомга төбәкнең көнчыгыш районнарында бераз яңгыр ява, калган территориядә явым-төшем ихтималы аз. Көндез урыны белән җилнең секундына 18 метрга кадәр көчәюе көтелә. Төнлә һава температурасы +9..+14 градус, көндез — +19..+24 градус була.

Шимбә төбәктә явым-төшем көтелми, урыны белән секундына 18 метрга кадәр тизлек белән исүче көчле җил саклана. Төнлә температура диапазоны 28 июньдәге кебек үк була, көндез термометр баганасы +18..+23 градус күрсәтәчәк.

Якшәмбе Республика антициклон йогынтысына дучар була. Тыныч коры һава торышы көтелә. Төнлә температура фоны +8..+13, көндез +22..+27 градус була.

Гидрометеорология үзәге алдан фаразлавынча, киләсе атна башында республикага эссе һәм тотрыксыз һава торышы кайтачак. Төньяк циклонның атмосфера фронты узганда урыны белән кыска вакытлы яңгыр ява, шулай ук яшен булуы ихтимал. Көндез һава +31 градуска кадәр җылыначак.

"Одноклассники"да сезне көтеп калабыз.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев