Татарстанда атна ахырында 2 градус салкын көтелә
Көндез яңгыр яварга мөмкин, җил секундына 15 метр тизлектә.
Гидрометеоүзәк фаразы буенча, 2 һәм 3 ноябрьдә Татарстанда болытлы һава торышы көтелә.
Көндез яңгыр яварга мөмкин, җил секундына 15 метр тизлектә.
Пәнҗешәмбе һәм җомга көннәрендә төнге сәгатьләрдә һава температурасы +2..+7 градус тәшкил итәчәк. Көндез төбәктә һава +13кә кадәр җылыначак. Әмма ял көннәрендә республикада шактый салкын була. Төнлә −2 градуска кадәр салкын булуы ихтимал.
"Одноклассники"да сезне көтеп калабыз.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев