Татар LIFE

Түбəн Кама шәһәре

18+
Хәбәрләр

Татарстанда аномаль салкын кыш көтелә

«Газпром» идарәсе рәисе Алексей Миллер Петербург халыкара газ форумында һава торышы турында мөһим кисәтү белән чыгыш ясаган.

Аның сүзләренчә, Россиянең Европа өлеше территориясендә, шул исәптән Татарстанны да кертеп, аномаль салкын көтелә.
Миллер ассызыклаганча, компания көн саен һава шартларын күзәтә һәм бик күп климат карталарын анализлый. Булган мәгълүматларга караганда, һәр ун ел саен төбәктә салкын кыш күзәтелә, ә һәр егерме ел саен — аномаль салкын. 

Фаразларга караганда, кыш көне температура Мурманск өлкәсеннән Краснодар краена кадәрге территориядә −25 градуска кадәр төшәргә мөмкин. Соңгы 100-150 елгы климат мәгълүматларына анализ күрсәткәнчә, экстремаль салкын кыш җитү алдагы кышкы сезон температурасына бәйле түгел.

"Одноклассники"да сезне көтеп калабыз.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев