Татар LIFE

Түбəн Кама шәһәре

18+
Хәбәрләр

Татарстанда ана капиталыннан айлык түләүләрнең кемнәргә бирелүен аңлаттылар

Әлеге түләүнең күләме яшәү төбәгендә бала өчен региональ яшәү минимумына тигез.

Балалы гаиләләргә дәүләт ярдәме чараларының берсе булып ана капиталы акчаларыннан ай саен түләү тора. Әлеге түләүнең күләме яшәү төбәгендә бала өчен региональ яшәү минимумына тигез. Татарстанда бу күрсәткеч 14 621 сум тәшкил итә.

Түләүне алу шартлары:

— гаиләдә ана капиталының файдаланылмаган өлеше булырга тиеш;

— бала 3 яшькә җитмәгән булырга тиеш. Әгәр гаиләдә шундый берничә бала булса, пособие һәркайсына билгеләнә, шул ук вакытта бер гомуми гариза бирергә кирәк;

— гаиләнең бер кешегә туры килгән уртача кереме төбәктәге ике яшәү минимумыннан артмаска тиеш. Татарстанда быел ул 15 073 сум тәшкил итә.

Түләүне «Дәүләт хезмәтләре» порталы, Күпфункцияле үзәк һәм Социаль фонд аша рәсмиләштерергә мөмкин.

Гаризаны бирә ала:

— ана капиталы сертификаты рәсмиләштерелгән гражданин;

— законлы вәкил, опекун яки ышанычлы зат — бу очракта гаризаны Күпфункцияле үзәк һәм Социаль фонд аша шәхсән бирергә мөмкин.

Әгәр гариза бала туган яисә уллыкка алынган көннән алып алты ай эчендә бирелгән булса, акчалар шушы айдан исәпләнә. Соңрак мөрәҗәгать иткән очракта — түләү гариза биргән айдан башлана.

"Одноклассники"да сезне көтеп калабыз.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев