Татарстанда аюлар саны 3 тапкыр арткан
Татарстанда аюлар саны 2024 елда 97 башка җиткән, соңгы ун елда ул өч тапкырга арткан.
Бу хакта биоресурслар буенча ТР Дәүләт комитеты рәисе Федор Батков хәбәр итте һәм популяциянең 70 процентка якыны республика чикләрендә кышларга кала, дип билгеләп үтте.
Җитәкче сүзләренчә, аюлар саны арту популяция артуның Гомумроссия тенденциясе, шулай ук аучыларның бу җәнлекне аулауга кызыксынуы кимү белән бәйле.
Аюларның иң күп концентрациясе Әгерҗе, Мамадыш, Балык Бистәсе һәм Яшел Үзән районнарында күзәтелә.
Дәүләт комитеты башлыгы аюның ерткыч хайван буларак потенциаль куркыныч тудыруын ассызыклады һәм гражданнарның аю эзләрен торак пунктлар янында да күрүләре турында мөрәҗәгатьләр саны артуын билгеләп үтте.
Шуңа бәйле рәвештә, ул аучыларны аюлар санын исәпкә алуга игътибарлы булырга өндәде, чөнки ауга квоталар билгеләү юлы белән популяцияне җайга салу мөмкинлеге бәйле. Бу, үз чиратында, кеше белән кыргый хайван арасындагы конфликтлар куркынычын киметергә мөмкинлек бирәчәк.
"Одноклассники"да сезне көтеп калабыз.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев