Татар LIFE

Түбəн Кама шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Хәбәрләр

Татарстанда 80 меңнән артык пенсионерның пенсияләре артты

Индексациядән соң социаль пенсиянең уртача күләме 12,6 мең сумга кадәр артачак.

Социаль фондның Татарстан бүлеге дәүләт тәэминатында булган һәм социаль пенсияләрне пенсионерның узган елгы яшәү минимумы артуга тәңгәлләштереп 7,5 процентка индексацияләде. 

Татарстанда 80 меңнән артык пенсионерның пенсияләре артты. Күпчелек пенсионерларга бу төр пенсия инвалидлык буенча һәм туендыручысын югалту, шулай ук иминият пенсиясен билгеләү өчен җитәрлек расланган стажы булмау сәбәпле түләнә. 

Социаль пенсияләр белән бергә түбәндәге категориягә караган пенсионерларның пенсияләре индексацияләнде: Бөек Ватан сугышында катнашучылар; «Блокададагы Ленинградта яшәүчегә» билгесе, «Камалган Севастопольдә яшәүче» билгесе яисә «Камалган Сталинградта яшәүче» билгесе белән бүләкләнгән гражданнар; чакырылыш буенча хәрби хезмәт узган хәрби хезмәткәрләр һәм аларның гаиләләрендәге хезмәткә яраксыз кешеләр; радиация йогынтысына дучар булган гражданнар һәм аларның гаиләләренең хезмәткә яраксыз әгъзалары; космонавтлар һәм очучысынаучылар; кайбер башка гражданнар. 

Индексациядән соң социаль пенсиянең уртача күләме 12,6 мең сумга кадәр артачак. Индексацияләнгән пенсия пенсионерларга апрель аенда гадәти китерү графигы буенча киләчәк. 

«Апрель индексациясе агымдагы ел башыннан пенсияләрне өченче арттыру булды. Гыйнварда эшләмәүче пенсионерларның иминият пенсияләре планлаштырылган 4,6 процент урынына 7,5 процентка индексацияләнде. Индексация картлык буенча иминият пенсиясе алучы 900 меңнән артык кешегә кагылды. Февральдә Социаль фонд кайбер социаль түләүләрне 7,4 процентка индексацияләде. Инвалидлыгы булган кешеләр, хәрби хәрәкәтләр ветераннары, Бөек Ватан сугышында катнашучылар һәм башкалар югары пособиеләр ала башлады», — дип билгеләп үтте Россия Социаль фондының Татарстан Республикасы бүлеге идарәчесе Эдуард Вафин. 

Людмила Кутилина, Түбән Кама районында Клиент хезмәте (бүлек хокукларында) җитәкчесе

"Одноклассники"да сезне көтеп калабыз.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев