Туган як

Түбəн Кама шәһәре

18+
Хәбәрләр

Татарстанда 8 градуска кадәр җылы булуы көтелә

Татарстанда алдагы көннәрдә март уртасы өчен җылы һава торышы сакланачак. Республика Гидрометүзәге мәгълүматларына караганда, көндез һава температурасы +8 градуска кадәр күтәрелергә мөмкин.

Синоптиклар фаразлавынча, һава торышының үзгәрүе Атлантик циклоннарының тәэсире белән бәйле. Алар төньяк киңлекләрдә хәрәкәт итеп, салкын һаваның континент эченә үтеп керүен блоклый. Шуның нәтиҗәсендә Татарстан һәм Россиянең Европа өлешенә Атлантикадан җылы һава агымы килә.

Узган тәүлектә республиканың көнбатыш районнарында көндез һава температурасы +2…+7 градуска кадәр күтәрелде. Бүген дә шундый ук күрсәткечләр төбәкнең бөтен территориясендә көтелә. Явым-төшемнәр фаразланмый, чөнки республика көнчыгыш-көньяк антициклон перифериясендә урнашкан.

Атна ахырына һәм киләсе атна башына кадәр һава торышы сизелерлек үзгәрмәячәк, дип белдерде синоптиклар. Төнлә термометр баганалары 0…-5 градуска кадәр төшәчәк, ә көндез һава +2…+8 градуска кадәр җылыначак.

Уртача тәүлеклек температура климат нормасыннан 4-5 градуска югарырак булачак. Шул ук вакытта алдагы көннәрдә сизелерлек явым-төшемнәр көтелми.

«ВКонтакте»да сезне көтеп калабыз.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев