Татар LIFE

Түбəн Кама шәһәре

18+
Хәбәрләр

Татарстанда 55 оешма эксперт ярдәменнән бушлай файдалана алачак

«Хезмәт җитештерүчәнлеге» федераль программасы, «Нәтиҗәле конкурентлы икътисад» илкүләм проекты чикләрендә, Татарстанда актив тормышка ашырыла.

2026 елда бу программага тагын 55 оешма кушылачак. Бу хакта Татарстан Республикасы Сәнәгать һәм Сәүдә министрлыгы хәбәр итә.

«Татарстан компанияләре өчен федераль программаның уртача икътисади файдасы 20 миллион сумга җитә. Бу программа оешмаларга белгечләрне җәлеп итәргә мөмкинлек бирә. Алар хезмәткәрләрне укыталар һәм барлык алымнарны гамәлдә бергәләп кулланалар. Синхрон рәвештә тупланган осталыклар һәм белемнәр компанияләргә алга таба да үсеш китереп, уңышларын ныгытырга булыша», – дип ассызыклады Татарстан вице-премьеры – Сәнәгать һәм Сәүдә министры Олег Коробченко.

Барлык хезмәтләр дә дәүләт тарафыннан ярдәм күрсәтү буларак карала һәм программада катнашучылар өчен тулысынча бушлай. 2026 елда программаны тормышка ашыру өчен дәүләт 142,6 миллион сум акча бүлеп бирде.

Исегезгә төшерәбез, 2025 елда сакчыл җитештерү проектларын тормышка ашыру максатыннан, Татарстанның 33 муниципаль берәмлегеннән икътисадның реаль секторларыннан 87 оешма җәлеп ителгән иде.

Федераль программага Казаннан 15, Әлмәттән 11, Чаллыдан 10, Түбән Камадан 8 һәм Яшел Үзәннән оешмалар керде.

Сакчыл җитештерү буенча проектлар уртача ярты ел дәвам итә. Узган елда аны 53 оешма уңышлы тәмамлады, калганнары 2026 елда төгәлләячәк.

Федераль программада катнашучылар белгечләр ярдәме алачак, аның ярдәмендә сакчыл җитештерү алымнарын кулланып, үз эшчәнлекләрендәге югалтуларны ачыклап, бетерәчәкләр, шулай ук хезмәт югарылыгы арттыру буенча яңа осталыкларны үзләштерәчәкләр.

Тулырак мәгълүматларны производительность.рф ИТ-платформасында табарга, шулай ук шунда ук катнашуга гариза бирергә мөмкин.

«ВКонтакте»да сезне көтеп калабыз.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев