Татарстанда +38 градуска кадәр эссе булачак
28 һәм 29 июльдә республикада һава температурасы +36..+37 градуска җитәчәк.
Россиянең кайбер төбәкләрендә, шул исәптән Татарстанда, Чувашиядә һәм Ульяновск өлкәсендә якын көннәрдә бик эссе булуы көтелә — көндез термометрның терекөмеш баганасы +30..+39 градуска кадәр күтәреләчәк. Бу хакта ТАСС агентлыгы Россия Гидрометеоүзәгенең фәнни җитәкчесе Роман Вильфандка сылтама белән хәбәр итә, дип яза «Татар-информ».
«Тагын берничә төбәктә — Татарстан, Чувашия, Ульяновск өлкәсе, Таймыр, Сахалин һәм Ханты-Манси автономияле округында якын көннәрдә температура фоны 7 һәм аннан да артыграк градуска югары булачак», — диде метеоролог.
Аның сүзләренчә, 28 һәм 29 июльдә республикада һава температурасы +36..+37 градуска җитәчәк.
"Одноклассники"да сезне көтеп калабыз.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев