Татарстанда −37 градуска кадәр суыта
Җил көньяк-көнчыгыштан секундына 4-9 метр тизлектә.
Җомга, 16 февральдә, Татарстанда болытлы һава торышы булачак. Явым-төшем көтелми. Җил көньяк-көнчыгыштан секундына 4-9 метр тизлектә. Бу хакта ТР Гидрометеоүзәге хәбәр итә.
Төнлә һәм иртән һава температурасы −25..-30 градус булачак, урыны белән −32..-37, көндез −15..-20 градуска кадәр салкын.
"Одноклассники"да сезне көтеп калабыз.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев