Татарстанда +35 градуска кадәр эссе булачак
Явым-төшемнәр көтелми.
Татарстанга эссе һава торышы кайта. Төбәк Гидрометеоүзәге синоптиклары фаразлавынча, 3 июльдә аязучан-болытлы һава торышы булачак, явым-төшемнәр көтелми.
Җил көньяк, көньяк-көнбатыштан, 4-9 м/с тизлектә, көндез урыны белән 13 м/с тизлек белән исә. Төнлә температура +14дән +19 градуска кадәр торачак, ә көндез һава +30дан +35 градуска кадәр җылыначак.
"Одноклассники"да сезне көтеп калабыз.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев