Татарстанда −34 градуска кадәр аномаль салкыннар турында шторм кисәтүе игълан ителде
Уртача тәүлеклек температура нормадан 10-20 градуска түбәнрәк булачак.
5 декабрьдән 13 декабрьгә кадәр Татарстанда аномаль салкын һава торышы көтелә, уртача тәүлеклек температура нормадан 10-20 градуска түбәнрәк булачак. Бу хакта республиканың Гидрометүзәге кисәтә.
5 декабрь төнендә температура −8..-13 градуска кадәр төшәчәк, көндезге сәгатьләрдә −6..-11 градус. Чәршәмбе, 6 декабрьдә, төнлә −14..-19, көндез −12..-17 градус. Бу көннәрдә бераз кар явуы көтелә, җил төньяк-көнбатыштан, секундына 15-17 метр тизлектә.
7 декабрьдә Татарстан арктик антициклон йогынтысына эләгәчәк, ул, ким дигәндә, киләсе атна уртасына кадәр хакимлек итәчәк.
Төнге температура −23..-29 градуска кадәр төшәчәк, түбән районнарда −34 градуска кадәр, көндез −20..−25 градустан югары булмаячак дип фаразлана.
"Одноклассники"да сезне көтеп калабыз.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев