Татарстанда 31 декабрьдә буран, яңгыр һәм +1 градуска кадәр җылыну фаразлана
Юлларда бозлавык.
Татарстанда яңа ел алдыннан явым-төшемле, болытлы җылы һава торышы урнашачак.
Республиканың Гидрометеоүзәге фаразлавынча, 31 декабрьдә кар, юеш кар, ә көньяк районнарда яңгыр явуы көтелә. Көндез аерым районнарда буран чыгуы ихтимал.
Җил төньяк-көнчыгыштан, көнчыгыштан секундына 4-9 метр тизлектә, көндез урыны белән 13 м/с кадәр.
Төнлә һава температурасы −2..-7 градуска кадәр төшәчәк, төбәкнең төньягында −12 градуска кадәр дип фаразлый синоптиклар.
Көндез +1..-4 градуска кадәр җылыта, төньяк районнарда −7гә кадәр. Юлларда бозлавык.
"Одноклассники"да сезне көтеп калабыз.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев