Татарстанда +26 градуска кадәр җылыну фаразлана
Урыны белән яңгыр явуы ихтимал.
Татарстан синоптиклары алдагы берничә көндә һава торышының җылынуын фаразлады.
Җомга һәм шимбә көннәрендә төнге температура +9..+16 градус тәшкил итәчәк, көндез һава +20..+26га кадәр җылыначак. Якшәмбе төнендә +11дән +16га кадәр, көндез 19дан 24 градуска кадәр җылы.
Урыны белән яңгыр явуы ихтимал.
ТР Гидрометеорология хезмәте фаразлавынча, киләсе атна башында циклон аркасында болытлы һава торышы көтелә. Көндез температура +19..+24 градус тәшкил итәчәк.
"Одноклассники"да сезне көтеп калабыз.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев